Татарстанда экспортерлар саны арта

2024 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Казанда «Халыкара кооперация һәм экспорт» һәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектлары кысаларында экспортны яклау инструментларына багышланган чара узды.

Ачылышта сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясады.

«Кече бизнес экспортын үстерү КУЭ ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора һәм республика икътисадының тотрыклы үсешенә ярдәм итә», – дип билгеләде министрның беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Аның сүзләренчә, илкүләм проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы нәтиҗәсендә республикада экспортерлар саны тотрыклы рәвештә арта. 2023 елда алар саны – 2200 артык, ә 2022 елда 1600 якын булган. 

«Татарстан – Россиянең әйдәп баручы экспортка юнәлтелгән төбәкләренең берсе, – диде министр урынбасары Герман Лернер. – 2024 елның беренче яртыеллыгында экспорт күләме узган ел белән чагыштырганда 22% артты. Республиканың тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерү өчен потенциалы һәм уңай шартлары зур».

Чара барышында РЭҮ экспертлары, эксперт һәм финанс ярдәменең тулы спектрын, шулай ук экспортка дәүләт ярдәме инструментларын да кертеп, ярдәм юнәлешләрен һәм РЭҮ продукт портфелен тәкъдим иттеләр. Шулай ук «Минем экспорт» цифрлы платформасы тәкъдим ителде. Экспертлар «сорау-җавап» форматында консультацияләр уздырдылар, анда эшкуарлар экспортка ярдәм итү турындагы кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Катнашучылар саны – 150 тирәсе, моннан тыш, онлайн трансляция алып барылды, ул чарада республиканың барлык предприятиеләренә дә катнашырга мөмкинлек бирде. Онлайн-аудитория арасында шулай ук үз территорияләрендә бизнес үсешен күзәтүче барлык муниципалитетлар вәкилләре дә бар иде.

Чара азагында катнашучылар элемтәләр белән уртаклаша алдылар һәм чит илләргә товарлар һәм хезмәтләр экспортын үзләштерүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш башларга теләүче яки планлаштыручы җитештерүчеләргә ярдәмне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес»үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү үзәге гамәлгә ашыра. Хезмәтләрне һәм ярдәмне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.

Экспортка ярдәм итү чаралары турында +7 (843) 222-90-60 һәм «Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия» +7 (843)524-90-90 телефоны буенча сораулар бирә аласыз. Мобиль үзәк: +7-987-270-06-91

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International