Республика эшкуарлары һәм экспертлары Кытайга экспорт перспективалары турында фикер алышачак

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә 2024 елның 18 сентябрендә «Кытай: экспорт проблемалары һәм мөмкинлекләре» темасына түгәрәк өстәл узачак.

«Халыкара кооперация һәм экспорт» һәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектлары кысаларында чит ил базарларында эшләүгә юнәлдерелгән предприятиеләр түбәндәге мөмкинлекләрне алачак:

- Кытай предприятиеләре вәкилләре белән аралашу;

- Кытай регионнары белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча мәгълүмат алу;

- тышкы икътисадый эшчәнлеккә ярдәм чаралары турында белү;

- Россия-Кытай мөнәсәбәтләре үсешенең гомуми тенденцияләрен ишетү;

- Кытай сәнәгатенең төп күргәзмәсе һәм Кытайның тышкы сәүдә күрсәткече булган 136 нчы Кантон ярминкәсе атмосферасы һәм потенциалы белән тулылану (15 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр 3 этапта узачак).

 

Чара башлана: 10.00 сәг.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Пушкин ур., 18 йорт, 2 кат, «ТР ССП» берлеге конгресс-залы.

Чарага түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/66d6e3a890fa7ba3e2d187e4/

ТР ССП чара координаторы – рәиснең беренче урынбасары Николаев Артур Сергеевич (кесә тел. +7(903)306-30-57, e-mail – org@tpprt.ru)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International