Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев төбәк инвестицион стандартының яңа инструменты — бизнес белән кире элемтә механизмын эшләтеп җибәрү турында игълан иттеләр.
«Эшкуарлык бергәлеге проблемаларына оператив җавап бирү – эшлекле берләшмәләрнең төп соравы. Яңа система ярдәмендә без бизнесны нинди сораулар борчыганын һәм урыннарда инвесторларның нинди проблемалар белән очрашканын тиз арада белә алачакбыз. Кире элемтә регионнарның эшлекле климатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Россия Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников.
Инде хәзер үк Татарстанда һәм тагын 28 төбәктә «Дәүләт хезмәтләре» порталының кире элемтә платформасы аша консультация, ярдәм алырга яисә бизнеска, кадрлар ресурсларына, табигать ресурсларыннан файдалануга, инженерлык челтәрләренә, автомобиль юлларына тоташуга бәйле проблеманы хәл итәргә мөмкин.
Җавапның иң чик вакыты, сорауның катлаулылыгына карап, 5, 10 һәм 30 календарь көн тәшкил итәчәк. Алынган җавапны бизнес 1 дән 5 баллга кадәр шкала буенча бәяли алачак.
Шунысы мөһим, яңа системаның эшен региональ инвестиция стандартының төзелгән инфраструктурасы тәэмин итәчәк: үсеш агентлыклары мөрәҗәгатьләрне эшкәртү сыйфатын мониторлаячак һәм бизнесның аеруча кискен проблемаларын ачыклаячак, ә аларны хәл итү белән регион башлыклары каршындагы инвестиция комитетлары шөгыльләнәчәк.
«Инвесторларның сорауларын эшкәртү нәтиҗәләренең ачык булуы да бик мөһим. Проблеманың хәл ителгәнме-юкмы икәнен күрсәтергә кирәк. Кире элемтә платформасы әзер, һәм без сорау алуга илнең барлык төбәкләрен дә тоташтырырга планлаштырабыз», – дип ассызыклады Россия цифрлар министрлыгы башлыгы Максут Шадаев.
«Дәүләт хезмәтләре» порталының кире элемтә платформасында юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга бизнес очраша торган иң еш сораулар буенча мөрәҗәгать бирергә һәм төбәкләрдән кыска вакыт эчендә җавап алырга мөмкинлек бирә торган яңа функционал кертелде.
«Бизнес һәм инвесторларның мөрәҗәгатьләре мөмкин кадәр тизрәк эшкәртелергә тиеш. Монда мәгълүмати вакуум булырга тиеш түгел. Без оператив рәвештә кире элемтә алырга тиеш. Механизм шулай ук регинвестстандартны гамәлгә ашыру сыйфатын ел саен тикшерүне үз аналитикасы белән тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип саный «Деловая Россия» рәисе Алексей Репик.
Бизнес мөрәҗәгатьләрен эшкәртү системасын беренчеләрдән булып Башкортстан, Кырым, Саха, Татарстан, Удмуртия республикасы, Краснодар, Пермь, Хабаровск крайлары, Белгород, Волгоград, Вологда, Калининград, Калуга, Курган, Курск, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Мурманск, Түбән Новгород, Орлов, Ростов, Сахалин, Свердловск крайлары, Тула, Төмән, Чиләбе, Ярославль өлкәләре һәм Ханты-Манси автономияле округы кертәчәк.
2025 елның 1 апреленә кадәр 30 сынау төбәгенә Россиянең башка субъектлары да кушылыр дип планлаштырыла.