2024 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан норматив хокукый актлар әзерләүчеләр өчен җайга салу йогынтысын бәяләүгә, аны үткәрү тәртибенә багышланган чираттагы укыту семинары уздырылды.
Мондый семинарларны уздыруның максаты – республика башкарма хакимият органнары хезмәткәрләренең тиешле өлкәне гамәлгә ашыруда компетенцияләрен камилләштерү.
Көзге онлайн-семинарда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы, Архив эше буенча дәүләт комитеты белгечләре катнашты.
Чара барышында җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм экспертиза максатлары һәм бурычлары каралды, процедураны уздыру тәртибе өйрәнелде, региональ дәрәҗәдә җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыруның иң яхшы практикалары мисаллары каралды. Катнашучыларга шулай ук җайга салу йогынтысын бәяләүнең сыйфатын күтәрү буенча төп бурычлар да җиткерелде.