Олег Пелевин: "Россиядә икътисадый активлыкны үстерү тенденциясенең саклануы күзәтелә"

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Тышкы тискәре факторларга карамастан, Россиядә икътисадый активлыкны үстерү тенденциясенең саклануы күзәтелә.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләгәнчә, 2018 ел йомгаклары буенча Россиядә тулай эчке продукт үсеше 101,8% дәрәҗәсендә көтелә.

Татарстан Республикасында быелның гыйнвар-август айларында тулай төбәк продуктының күләме үсеш тизлеге 101,2% җитеп, 1 трлн 540,6 млрд сум тәшкил иткән.

Сәнәгатьнең үсеш тизлеге 101,3% тәшкил итә, авыл хуҗалыгында – 100,1%, төзелештә – 98,6%, ваклап сатуда – 105,7%.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2019-2024 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы буенча законлылык һәм хокук тәртибе буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.

Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы Россия икътисадын үстерүнең сценарий шартларындагы база вариантына нигезләнә, ул 2019 елда "Urals" маркалы нефтьнең уртача еллык бәясен баррель өчен 63,4 доллар дәрәҗәсендә күздә тота, 2024 елга кадәр баррель өчен 53,5 долларга кадәр киметү күздә тотыла.

Бу вакытта доллар курсы, фараз буенча, 2019 елдагы 63,2 сумнан 2024 елга 68 сумга кадәр артачак.

Фараз күрсәткечләре тармаклардагы министрлыкларның белешмәләренә, муниципаль берәмлекләрнең һәм әйдәп баручы (республикада сәнәгый җитештерүнең якынча 70%ын формалаштыручы) предприятиеләрнең үстерү фаразларына нигезләнеп формалаштырылган.

2019-2024 елларда икътисад үсеше 102-103,6% тирәсендә фаразлана, ул уртача Россия динамикасын арттыра (Россиядә – 101,4-103,3%).

Икътисадый активлык үсешенә зур өлеш эшкәртелә торган җитештерүләрдә күләмнәрне планлаштырылганча арттыру хисабына тәэмин ителәчәк.

"ТАНЕКО"да быелгы елда: керосинны гидрочистарту буенча куәте елына 500 мең тонналы, дизель ягулыгын гидрочистарту буенча куәте елына 1.6 млн тонналы, нафта һәм изомеризация буенча 4 яңа җайланма гамәлгә кертелде. ЭЛОУ-АВТ- 6 җайланмасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла, ул эшкәртелә торган нефть күләмен 14 млн тоннага кадәр арттыру мөмкинлеген бирәчәк. "ТАИФ-НК" компаниясе Нефть эшкәртү заводында авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын төзү проектын гамәлгә ашыруны төгәлләп килә. "Нижнекамскнефтехим"ның изопрен-мономер заводында июнь аенда елына 160 мең тонна куәте белән изобутилен җитештерү тармагы эксплуатациягә кертелде – бу синтетик изопрен каучук җитештерүне елына 330 мең тоннага кадәр җиткерү программасы кысаларындагы өч проектның икенчесе. Ел азагына кадәр модернизацияләнгән изопрен җиһазын төзүне тәмамлау планлаштырыла (программа кысаларындагы өченче проект).  2019 елда "Нижнекамскнефтехим"да куәте елына 30 мең тонна тәшкил итәчәк дивинил-төзелеш синтетик каучук производствосын төзү буенча проектны тормышка ашыру күздә тотыла. Шин комплексында ТМК шиннарын ("Түбән Кама ТМК шиннары заводы"нда елына 300 мең данәгә кадәр, 2019 ел, 2020 елга җитештерү күләме 1,9 млн данә тәшкил итәчәк) Viatti шиннарын җитештерүне арттыру ("Нижнекамскшин"да елына 5,9 млн данәгә кадәр, 2020 ел) проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла.

"Казаньоргсинтез"да түбәндәгеләр каралган:

- үзебездәге этиленны җитештерү күләмен елына 654 мең тоннага кадәр арттыру (кытлыклы этаннан пропан-бутан фракциясенә күчү хисабына);

- һәм поликарбонатлар заводын модернизацияләү, ул җитештерү куәтен елына 100 мең тоннага кадәр арттыру мөмкинлеген бирәчәк.

Тулаем алганда, 2023 елга кадәр предприятиедә полимер продукциясен җитештерү күләме 1 млн тоннага кадәр җитәргә тиеш.

"Нижнекамскнефтехим"да яңа ЭП-600 производствосын һәм пиролиз продуктларын эшкәртүгә бәйле производстволарны төзү, 2022 елда куәтләрне гамәлгә кертү планлаштырыла.

Республиканың машина төзелеше комплексында КАМАЗда магистраль семьялыкка караган К5 буыны КамАЗ автомобильләренең принципиаль яңа модельләре өчен кабина каркаслары заводын төзүне 2019 елда тәмамлау һәм базарга чыгару турында планлаштырылуын билгеләп узарга кирәк.

"Хайер" компаниясе 2019 елда кер юу машиналарын җитештерү буенча завод эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Киләчәктә ашханә техникасы (электр һәм газ плитәләре, пешекче панельләр, пар суырткыч җайланмалар һ.б.) җитештерү буенча заводлар төзү планлаштырыла.

2021 елда С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – "Туполев" ГАҖ филиалында модернизацияләнгән беренче ТУ-160 самолетын чыгару планлаштырыла (2018 елның гыйнварында Россиянең Оборона министрлыгы һәм "Туполев" ГАҖ арасында 10 самолет ясатуга дәүләт контракты имзаланды).

Энергетика тармагында 2021 елга "ТАИФ" компаниясе тарафыннан "Нижнекамскнефтехим"да куәте 495 МВт тәшкил итүче пар-газ җайланмасын төзү ниятләнә (аның составында утильләштерүче казаннар белән ике газ турбинасы һәм бер пар турбинасы бар).

 "Татэнерго"да Зәй ГРЭСын модернизацияләү проекты эшләнә.

Челтәр компаниясенең инвестиция проектларын тормышка ашыру планлы рәвештә алып барыла. Тулаем алганда сәнәгый җитештерүне үстерү чагыштырма бәяләрдә, фараз буенча, 2019 елда 103,3%, алга таба ел саен 102,5-104,3% тәшкил итәчәк.

Авыл хуҗалыгында 2018 елда продукция күләме 263,3 млрд сум белән бәяләнә, чагыштырма бәяләрдәге үсеш – 1,9%ка (2017 елда – 105,2%).

Быел тармак күрсәткечләренә аномаль эссе һава торышы һәм явым-төшем кытлыгы тәэсир ясый. Республиканың 17 муниципаль районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Фаразланган чорда ел саен авыл хуҗалыгы продукциясен үстерү тизлеге тармакның дәүләт программасы нигезендә 101,9% дәрәҗәсендә каралган.

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлешендә җитештерүнең үсеш тизлекләре азык-төлек сәнәгатендә быел да, фаразланган чорда да уртача 105% тирәсендә фаразлана.

Республиканың агросәнәгать комплексында әһәмиятле инвестиция проектлары тормышка ашырыла, шул исәптән:

- бер үк вакытта Зәй шәһәрендә саклый торган, куәте 150 мең тонналы заманча элеватор комплексы төзелеше ("Агросила" АҖ), быелгы елда аны эксплуатациягә кертеп;

- 2019-2021 елларда эшләтеп җибәреп, 12 муниципаль районда сөт комплекслары төзелеше;

- Казан сөт комбинатында куәте елына 110 мең тонналы производствоны модернизацияләү һәм җәелдерү (2019 елда эшләтеп җибәрү) һ.б.

Питрәч районында "Агромир-Казань"ның 50 мең тонналы авыл хуҗалыгы продукциясен күмәртәләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча күмәртәләп-бүлү үзәген төзү планлаштырыла (2019-2022 еллар).

Быел Зәй шәһәрендә агросәнәгать комплексын төзү буенча "пилот" проекты тормышка ашырыла.

Республиканың төзелеш комплексында фаразланган чорда подряд эшләренең тотрыклы динамикасы көтелә – 100-101%.

2019 елда 2 млн 400 мең кв. метр торак кертү, алга таба ил Президенты куйган бурычны исәпкә алып, аны фаразланган чорда 2 млн 550 мең кв. метрга кадәр арттыру планлаштырыла.

Республиканың кулланучылар базарында ваклап сәүдә итү әйләнешенең үсеш тенденциясе саклана (2018 елның гыйнвар-август айларында ваклап сату әйләнешенең үсеш темпы 2017 елның тиешле чорына карата чагыштырма бәяләрдә 105,7% тәшкил итте (Россиядә – 102,7%), шул исәптән азык-төлек продуктлары – – 101,3%, азык-төлек булмаган товарлар – 109,7%).

Быелгы ел йомгаклары буенча товар әйләнешенең үсеше, бәяләү буенча, бер үк вакытта халыкның да кредит активлыгы үсеп, 104,5% тәшкил итәчәк.

2019-2024 елларда уңай тенденцияне саклау фаразлана – ваклап сату әйләнешенең үсеше 103-103,6% тәшкил итәчәк.

Инвестиция активлыгы икътисад үсешендәге югары темпларны тәэмин итүдә төп факторларның берсе булып тора.

Соңгы елларда республиканың тулай төбәк продуктында инвестицияләрнең чагыштырма авырлыгы 30% тирәсе тәшкил итә, бу исә Россия буенча уртача дәрәҗәне шактый артып китә (2017 елда ТРда – 30,1%, РФдә – 17,3%).

Быелгы ел йомгаклары буенча инвестицияләр күләме, бәяләү буенча, 668,9 млрд сум тәшкил итәчәк, ул 2017 ел дәрәҗәсеннән 31,2 млрд сумга артыграк (чагыштырма бәяләрдә – 100,0%).

Урта чорда инвестицияләрнең үсеш темпы 100,5-102,1% дәрәҗәсендә фаразлана.

Фаразланган чорда инвестицияләр күләменең үсеше зур предприятиеләрнең планлаштырыла торган инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук махсус икътисадый зоналарда һәм алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендәге яңа резидентлар, шулай ук федераль дәрәҗәдә расланган "ИННОКАМ" концепциясенең инфраструктура проектларын тормышка ашыру хисабына тәэмин ителәчәк.

Инвестицияләрне җәлеп итүдә нәтиҗәле корал булып алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрен булдыру тора.

Республикада бүген Яр Чаллыда, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Түбән Камада мондый территорияләр инде функцияли.

"Менделеевск" АСИҮТ булдыру турында Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты федераль хакимият органнарында килештерү уза.

"Яр Чаллы" АСИҮТ 24 резидент җәлеп ителгән (3 компания АСИҮТ резиденты статусын алу һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы реестрына кертү стадиясендә). 

Алар тарафыннан 4.5 млрд сумлык капитал кертелгән (НДС башка) һәм 2 меңнән артык яңа эш урыны (2230) булдырылган.

"Түбән Кама" АСИҮТ 3 резидент теркәлгән. Тулаем алганда, дүрт АСИҮТ эшләве нәтиҗәсендә 10 ел дәвамында кимендә 17 мең яңа эш урыны булдыру, 62 млрд сумнан артык күләмдә (шул исәптән 34,3 млрд сумлык капитал кертеме) инвестицияләр җәлеп итү мөмкин булачак.

Махсус икътисадый зоналарны актив үстерү дәвам итә:

- "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы МИЗ, биредә бүгенге көндә 56 резидент урнашкан, 29 предприятие сәнәгый-җитештерү эшчәнлеген алып бара.

- "Иннополис" техник-кертү тибындагы МИЗ, бүгенге көндә 75 компания аның резидентлары булды, 9 компания-партнер үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра.

Хәзерге икътисадта төп бурыч кече һәм урта бизнесны үстерүне тәэмин итүдән гыйбарәт.

Фараз буенча, кече һәм урта предприятиеләрнең әйләнеше 2018 ел дәрәҗәсенә 1,2 мәртәбәгә – 1,5 трлн сумга кадәр артачак.

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә бизнеска ярдәм итү буенча булдырыла торган инфраструктура (махсус икътисадый зоналар, индустриаль парклар, технопарклар, муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары) ярдәм итә. Инде бүгеннән үк республикадагы барлык сәнәгый җитештерү күләменең 10%ы аларның резидентлары тарафыннан җитештерелә.

Фаразланган чорда бизнеска ярдәм инфраструктурасы резидентлары тарафыннан җитештерелә торган продукциянең уртача еллык үсеш темплары хәзерге бәяләрдә 110% тирәсе тәшкил итәчәк.

Социаль күрсәткечләр буенча.

Эшсезлек элеккегечә чагыштырмача югары булмаган дәрәҗәдә саклана – быелның августы ахырына эшсезләр сыйфатында 10,3 мең кеше теркәлгән.

Фаразланган чорда эшләүчеләр арасында эшсезләр өлеше 0,7%тан артмаячак.

2018 елда кулланучылар бәяләре индексы (2017 ел декабренә карата) 102,9% дәрәҗәсендә бәяләнә.

2019 елда НДС ставкасын арттыру (18%тан 20%ка кадәр) инфляцияне 104,3%ка кадәр берникадәр тизләтүгә китерәчәк.

Алга таба сценарий шартлары нигезендә кулланучылар бәяләренең индексы 2024 елга кадәр тулаем алганда 104% дәрәҗәсендә фаразлана.

Хезмәт хакы фондының үсеш темпы 105,6-106,8% чикләрендә фаразлана.

Фаразланган барлык чорга хезмәт хакын реаль үстерү салынган.

Бу вакытта хезмәт җитештерүчәнлеге алгарышлы темплар белән үсәчәк.

2024 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүне фаразлауның төп параметрлары Стратегия 2030 база сценариена туры килә.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International