ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре 2013 елның 8 ноябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында Контракт системасын үстерү буенча төбәкләрнең эксперт советы утырышында катнашты. Утырышка Россия Федерациясенең 20дән артык төбәгеннән килгән вәкилләр, Мәскәү шәһәренең Көндәшлелек сәясәте буенча департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Олег Бурцев, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Контракт системасын үстерү департаментының анализ һәм мониторинг бүлеге башлыгы Анна Давыдова, «Дәүләт һәм муниципаль заказ буенча илебез белгечләре гильдиясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Лидия Никифорова, шулай ук муниципаль заказлар өлкәсендә хезмәт куючы башка белгечләр дә килгән иде.

2013 елның 12–23 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгын үстерү программасы кысаларында үз эшен ачарга теләгән яшьләр һәм яшь эшкуарлар өчен бизнес-лагерь уздыру планлаштырыла. Бизнес-лагерьлар түбәндәге график буенча оештырылачак: 12-14 ноябрьдә – Яр Чаллы шәһәрендә, 15-17 ноябрьдә – Актаныш муниципаль районында, 18-20 ноябрьдә – Нурлат районында, 21-23 ноябрьдә – республиканың Чүпрәле районында. Бизнес-лагерь программасына эшкуарлык эшчәнлеген алып баруга караган иң актуаль сораулар буенча тренинглар (бизнес-идеяне формалаштыру һәм бизнес-планны эшләү, предприятиене теркәү һәм ачудан алып, Татарстан Республикасы территориясендә бизнеска күрсәтелүче дәүләт ярдәме чараларына кадәр), идарә итү бәйгеләре һ.б. кергән.

2013 елның 7-8 ноябре көннәрендә Чистай шәһәрендә яшьләр эшкуарлыгы проблемалары буенча чираттагы зона конференциясе узды, ул Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгын үстерү программасы кысаларында оештырылды.

Чара 2 блоктан торды – белем бирү һәм гамәли өлеш. Конференция кысаларында катнашучылар эшкуарлык нигезләре турында белем (законнар, таләпләр һ.б.) алдылар , бизнесны алып бару күнекмәләрен алу хакында мәгълүмат белән таныштылар, тәкъдим ителгән өлгеләр һәм шаблоннар буенча үз бизнес-проектларын төзеп, аларны яклап карадылар.


9-10 ноябрь көннәрендә конференция - Әлмәттә, 11-12 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә үтте.


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Сезгә «Химград» Технополисы тарафыннан «Технологияләрдән стартапка кадәр 2 сәгать эчендә» дип аталган Бизнес-көн оештырылуы турында хәбәр итәбез, ул Татарстан Республикасы сәнәгать секторының югары технологияле компанияләре топ-менеджментына һәм әйдәп баручы белгечләренә, шулай ук инновацион юнәлештәге start-up-компания вәкилләренә, инвестицияләр җәлеп итү белән кызыксынганнарга йөз тота. 2013 елның 12 ноябрендә «Химград» Технополисында әлеге чара кысаларында 3М күпюнәлешле халыкара корпорациясенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары югары технологияле җитештерүләрне киңәйтү өчен инновацияле технологияләрен тәкъдим итәләр, Татарстан Республикасы Нанотехнологияләр үзәге белгечләре инновацияле продукт чыгаруның барлык стадияләре буенча консультацияләр һәм start-up-компанияләргә финанс экспертизасы уздыралар.
2013 елның 14 һәм 15 ноябрьләрендә сәгать 10 да Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак.

Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.

Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб. Онлайн трансляцияне http://yatv.ru/mert сайтында карап була.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-51.


Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредитын бирү турында карар кабул итү һәм килештерү тәртибен раслау турында»гы 2013 елның 6 сентябрендәге 642нче карарын гамәлгә ашыру кысаларында инвестицияле салым кредитын бирү механизмын гамәлгә кертү буенча эш башланды. Әйтик, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе арасында Татарстан Республикасы территориясендә хуҗалык эшчәнлеге алып бара торган оешмаларга инвестицияле салым кредитын биргәндә мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
Казанда эре һәм урта предприятиеләрдә сәнәгатьнең җитештерү күләме 9 айда 6 процентка арткан – бу республика буенча уртачадан 0,9 процентка, ил буенчагысыннан 0,1 процентка югарырак. Дөрес, миллион халкы булган калалар арасында Казанны узганнар да бар, мисалга, Воронеж (+16,5 процент), Екатеринбург (+8 процент) һ.б. Шул рәвешле, Казанда җитештереп озатылган продукция күләме 153,1 млрд. сумлык булган.
Казан предприятиеләренең саф (ягъни чыгымнарны алганнан соң) кереме быел 8 айда 41,4 млрд. сум тәшкил иткән, бу былтыргы шушы ук вакыттагыдан 3,5 процентка күбрәк. Быел 463 эре предприятие һәм оешма 47,8 млрд. сумлык керем алган, 157 оешма чыгымга эшләгән - 6,4 млрд. сум чыгым. Шул рәвешле, керемгә эшләгән предприятиеләр өлеше – 74,7 процент һәм арада “Казаньоргсинтез”, “Казан ветролет заводы”, “Нәфис-косметикс”, “Татхимфармпрепараты”, “Казан силикат һәм стена материаллары заводы” кебек җәмгыять предприятиеләре аеруча уңышлы санала, чыгымга эшләүчеләр быел 2,9 процентка арткан һәм 25,3 процент тәшкил иткән.

Татарстан Республикасын һәм Бурятия Республикасын 4 мең километр ара аерса да, регионнарның уңышлы хезмәттәшлегенә бернинди киртәләр юк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасы делегациясе һәм Бурятия Республикасы башлыгы - Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицын белән очрашуда белдерде.

Очрашу Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә, Казан Кремлендә узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасының бай тарихы, бик күп табигать ресурслары һәм сәнәгать базасы барлыгын билгеләп үтте. Аерым алганда, ул Бурятиядә җитештерелә торган вертолетлар дөнья базарында конкурентлыкка сәләтле икәнлекләрен әйтте.

Бурятия территориясендәге Байкал күле - безнең илнең иң зур байлыгы, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты шулай ук Байкал күлен бер генә күргәнен һәм аның матурлыгына исе киткәнен хәбәр итте.


10
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе
2013 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.
Анда Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.
2013 ел 10 ае эчендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында урнаштырылган “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында (https://uslugi.tatar.ru/open-gov), катнашты.
Исегезгә төшерәбез, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы Татарстан Республикасы Президентының 2012 елның июнендәге Указы белән дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген камилләштергәндә гражданнар фикерләрен исәпкә алу өчен төзелгән иде.
Бүген гражданнардан 9,6 мең хәбәрнамә теркәлгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.
Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Моратов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International