Сәнәгать секторының югары технологияле компанияләре топ-менеджменты һәм әйдәп баручы белгечләре өчен Бизнес-көн

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Сезгә «Химград» Технополисы тарафыннан «Технологияләрдән стартапка кадәр 2 сәгать эчендә» дип аталган Бизнес-көн оештырылуы турында хәбәр итәбез, ул Татарстан Республикасы сәнәгать секторының югары технологияле компанияләре топ-менеджментына һәм әйдәп баручы белгечләренә, шулай ук инновацион юнәлештәге start-up-компания вәкилләренә, инвестицияләр җәлеп итү белән кызыксынганнарга йөз тота. 2013 елның 12 ноябрендә «Химград» Технополисында әлеге чара кысаларында 3М күпюнәлешле халыкара корпорациясенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары югары технологияле җитештерүләрне киңәйтү өчен инновацияле технологияләрен тәкъдим итәләр, Татарстан Республикасы Нанотехнологияләр үзәге белгечләре инновацияле продукт чыгаруның барлык стадияләре буенча консультацияләр һәм start-up-компанияләргә финанс экспертизасы уздыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International