Казанда эре һәм урта предприятиеләрдә сәнәгатьнең җитештерү күләме 9 айда 6 процентка арткан – бу республика буенча уртачадан 0,9 процентка, ил буенчагысыннан 0,1 процентка югарырак. Дөрес, миллион халкы булган калалар арасында Казанны узганнар да бар, мисалга, Воронеж (+16,5 процент), Екатеринбург (+8 процент) һ.б. Шул рәвешле, Казанда җитештереп озатылган продукция күләме 153,1 млрд. сумлык булган.
Казан предприятиеләренең саф (ягъни чыгымнарны алганнан соң) кереме быел 8 айда 41,4 млрд. сум тәшкил иткән, бу былтыргы шушы ук вакыттагыдан 3,5 процентка күбрәк. Быел 463 эре предприятие һәм оешма 47,8 млрд. сумлык керем алган, 157 оешма чыгымга эшләгән - 6,4 млрд. сум чыгым. Шул рәвешле, керемгә эшләгән предприятиеләр өлеше – 74,7 процент һәм арада “Казаньоргсинтез”, “Казан ветролет заводы”, “Нәфис-косметикс”, “Татхимфармпрепараты”, “Казан силикат һәм стена материаллары заводы” кебек җәмгыять предприятиеләре аеруча уңышлы санала, чыгымга эшләүчеләр быел 2,9 процентка арткан һәм 25,3 процент тәшкил иткән.
Казанның үсешендә аеруча төзелеш материаллары җитештерү предприятиеләре алда – 52,8 процентка, электр, электрон һәм оптик җиһазлар җитештерүдә дә сизелерлек үсеш – 18,5 процент, транспорт чаралары һәм җиһазлар буенча – 8,7 процент, нәшер итү эшчәнлеге һәм полиграфия продукциясе буенча – 8,4 процент, азык-төлек һәм эчемлекләр җитештерү буенча – 6,7 процент. Кулланучылар базарында да быел үсеш бар – 6 процент, шул исәптән ваклап сату да товар әйләнеше былтыргыдан 4 процентка арткан (ләкин Екатеринбург Казаннан алдарак) һәм 9 айда 293,2 млрд. сум тәшкил иткән. Түләүле хезмәтләр күрсәтү күләме 9 процентка диярлек арткан. Шулай да, кулланучылар базарында иң зур үсештә җәмәгать туклануы өлкәсе санала – 17 процент үсеш, ләкин моңа җәен Казанда уздырылган Универсиада йогынты ясаганлыгы билгеле. Аерым алганда, җәмәгать туклануында товар әйләнеше июльдә 1,892 млрд. сум булып, Универсиада хисабына арткан өлеше – 58 процент, өстәмә 726 млн. сум акча эшләгәннәр, кунакханә бизнесы эшләгән 515,2 млн. сумның 42 процентын да әлеге халыкара спорт уеннары китергән. Шулай да, җәмәгать туклануы буенча тулаем 9 айда Казан күрсәткечләре (12 млрд. сум) Екатеринбург белән Пермьнән (14,4 млрд. сум) арттарак.