Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында Контракт системасын үстерү буенча төбәкләрнең эксперт советы утырышы узды

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре 2013 елның 8 ноябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында Контракт системасын үстерү буенча төбәкләрнең эксперт советы утырышында катнашты. Утырышка Россия Федерациясенең 20дән артык төбәгеннән килгән вәкилләр, Мәскәү шәһәренең Көндәшлелек сәясәте буенча департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Олег Бурцев, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Контракт системасын үстерү департаментының анализ һәм мониторинг бүлеге башлыгы Анна Давыдова, «Дәүләт һәм муниципаль заказ буенча илебез белгечләре гильдиясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Лидия Никифорова, шулай ук муниципаль заказлар өлкәсендә хезмәт куючы башка белгечләр дә килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International