Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредитын бирү турында карар кабул итү һәм килештерү тәртибен раслау турында»гы 2013 елның 6 сентябрендәге 642нче карарын гамәлгә ашыру кысаларында инвестицияле салым кредитын бирү механизмын гамәлгә кертү буенча эш башланды. Әйтик, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе арасында Татарстан Республикасы территориясендә хуҗалык эшчәнлеге алып бара торган оешмаларга инвестицияле салым кредитын биргәндә мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International