Кара металл, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче предприятиеләр игътибарына

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
Лицензиягә дәгъва кылучылар, лицензиатлар гаризалары буенча документар тикшерүләр вакытында еш кына гаризада күрсәтелгән  күчемсез милек объектларын бер-берсенә бәйләү (әйтик, бинаны җир кишәрлегенә)  мәҗбүрияте туа.

Әгәр мәгълүмат дәүләт күчемсез милек кадастрында юк  һәм министрлык ведомствоара электрон хезмәттәшлек юлы аша әлеге белешмәне ала алмый икән, гариза бирүче тиешле документны үзе мөстәкыйль китерергә тиеш, әлеге белешмәне махсуслашкан предприятиеләрдә рәсмиләштерергә тәкъдим ителә.

Кадастр хезмәте күрсәтү базарында шактый күп юридик зат хезмәт куя, әмма аларга мөрәҗәгать иткәндә, иң элек, кадастр инженерларының аттестациягә ия булуларын белешергә кирәк, чөнки бинаның җир кишәрлегенә бәйләнгән булуы турындагы белешмәдә аттестацияләнгән затларның имзасы гына документны чын һәм легитим ясый.

Игътибарыгызны шуңа да җәлеп итәбез: мондый хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткәнче, кадастр инженерларының аттестациясе булу-булмавын мөстәкыйль рәвештә тикшерергә була.

Кадастр инженерларының дәүләт реестры мәгълүматлары  Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте сайтында урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International