«Эшкуарлык субъектларының җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында бәяләү компанияләре арасында юридик затларны аккредитацияләү буенча гаризаларны тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Cатып алына торган җиһазларның базар бәясен билгеләү экспертизасы  бәяләмәсен бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе  бәяләү компанияләре арасында юридик затларны аттестацияләү буенча алынган  гаризаларны карады.

Бәяләү компанияләре арасында юридик затларны аттестацияләүгә гаризаларны тикшерү нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы куллану мәгълүматы һәм суд экспертизасы үзәге» Автоном коммерциячел булмаган оешмасы («ТР КМ һәм СЭҮ» АКБО), «Аудэкс» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте («Аудэкс» ҖЧҖ) һәм «Ди энд Эл оценка»   Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  («Ди энд Эл оценка» ҖЧҖ) сатып алына торган җиһазларның базар бәясен билгеләү экспертизасы бәяләмәсен бирү өчен тиеш булган барлык критерийларга да туры киләләр, дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International