Cоциаль-мәдәни һәм масштаблы инвестицияле проектлар өчен җир кишәрлекләре бирүнең төп критерийларын ведомствоара киңәшмәдә карадылар

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 3нче укылышта  «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Үзгәрешләр Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе буенча масштаблы инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру, социаль-мәдәни һәм коммуналь- көнкүреш билгеләнешендәге объектларны урнаштыру өчен җир кишәрлекләрен арендага бирү мөмкинлеге критерийларын раслау өлешенә кагыла.

Моңа бәйле рәвештә 2015 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы вәкилләре катнашлыгында,   «Социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге объектлар,  масштаблы инвестицияле проектлар туры килергә тиешле сыйфат һәм (яки) сан күрсәткечләре критерийларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Президенты указы һәм  «Социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге объектларның Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән критерийларга туры килүен нигезли торган документларны карау тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектларын тикшерү буенча киңәшмә уздырылды. Әлеге документлар  аукцион үткәрми генә социаль-мәдәни һәм масштаблы инвестицияле проектлар өчен җир кишәрлекләрен алуның төп критерийларын билгеләячәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International