ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Федерация Советында  2016 елга Федераль бюджет проекты һәм 2018 елга кадәр Россиянең социаль-икътисадый үсеше фаразы  параметрларын тикшерүгә багышланган Парламент тыңлаулары узды. Анда Россия Федерациясе субъектлары дәүләт һәм башкарма хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары җитәкчеләре, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре чакырылган иде. 
Татарстан Республикасы Сәнәгать  һәм сәүдә министрлыгында 2015 елның 27 октябрендә «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» закон проектын тикшерү оештырылды. Фикер алышуларда Инвестицияле үсеш агентлыгы, Предприятие һәм эшкуарлар ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына  Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының  «Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының 2010 елның 21 декабрендәге 286нчы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе Тимер юлларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында»гы боерыгы проектына (алга таба – проект) карата гаммәви консультацияләр уздыру турындагы мөрәҗәгате керде. 
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне 2015 елның 2 ноябрендә сәгать 10.00 дә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы территориясендә үткәреләчәк  белем бирү семинарында катнашырга чакыра. Семинарның темасы – «Мотивация һәм персонал белән идарә итү».
Татарстан Республикасы Президент программасын тәмамлаучылардан Германиядә стажировка үтү буенча сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Стажерлар белән әңгәмә Мәскәү шәһәрендә 2015 елның 8-10 декабре көннәрендә оештырыла.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге 2015 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен эшлекле инглиз теле буенча тренинг үткәрде.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча гаммәви консультацияләр уздырыла.

26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның  26-27 октябе көннәрендә Мәскәү шәһәрендә  Synergy Global Forum уздырыла. Форумда Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче  урынбасары Рөстәм Сибгатуллин катнаша. Форум лидерлыкка, шәхси нәтиҗәлелеккә һәм идарә итүгә багышланган.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына  Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының  «Ызанлау планы формасын һәм андагы мәгълүмат составын, һәм шулай ук аны әзерләүгә карта таләпләрне раслау турында»гы боерыгы проектына карата гаммәви консультацияләр уздыру турындагы мөрәҗәгате керде.  

24
октябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына  Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының  «Инвалидлар арасыннан булган пассажирларның пассажир вагоннарыннан, вокзаллардан, еракка йөрүче поездлардан һәм вокзалларда һәм еракка йөрүче поездларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән  файдалана алу шартларын тәэмин итү тәртибен раслау турында»гы боерыгы проектына карата гаммәви консультацияләр уздыру турындагы мөрәҗәгате керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International