Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы проекты буенча гаммәви консультацияләр уздырыла

2015 елның 24 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына  Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының  «Инвалидлар арасыннан булган пассажирларның пассажир вагоннарыннан, вокзаллардан, еракка йөрүче поездлардан һәм вокзалларда һәм еракка йөрүче поездларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән  файдалана алу шартларын тәэмин итү тәртибен раслау турында»гы боерыгы проектына карата гаммәви консультацияләр уздыру турындагы мөрәҗәгате керде.

Бизнес-берләшмә вәкилләрен әлеге проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International