ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында  2015 елның 23 октябрендә  2015 елның 9 аенда зыянга эшләгән һәм табышларын киметкән предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы узды. 
2015 елның  21 октябрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеменең чираттагы утырышы узды.
Утырышта Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре, Зәй шәһәрендәге бурычлы предприятиеләрдә хезмәт хакын, НДФЛ буенча, мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү түләмнәрен түләүгә бәйге вазгыять тикшерелде. Утырышка предприятие җитәкчеләре һәм  әлеге муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләре рәисләре чакырылган иде. 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының экспорт юнәлешле предприятиеләрен белем бирү семинарында катнашырга чакыра. Семинар Park Inn by Radisson кунакханәсе (Казан ш.) территориясендә 27 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә үткәрелә. Тренингның темасы – «Инглиз телендә бизнес-коммуникацияләр. Overcoming language difficulties in communication».

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсын үткәрү турында игълан итә.
«Җиһаз сатып алуга бәйле чыгымнарны субсидияләү» чарасы буенча Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары резидентларына субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен ТР кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсының 2нче этабына гаризалар җыю дәвам итә.

23
октябрь, 2015 ел
җомга
Анда катнашу өчен югары уку йортлары студентларыннан, аны тәмамлаучылардан, сакчыл җитештерү актив өйрәнелә һәм гамәлгә ашырыла торган җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәләренә караган предприятиеләр вәкилләреннән тупланган командалар чакырыла.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына  Central Asian Industrial Week (CAIW) 2015 Үзәк Азия сәнәгать күргәзмәсендә катнашу мөмкинлеге тудырды. Әлеге күргәзмә 2015 елның 20-22 октябре көннәрендә Үзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкент шәһәрендә оештырылды.
2015 елның 22 октябрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы микрозаймнар бирү буенча  Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» әкаваплылыкчылык төкъдим итү программасының өстәмә сайланыш банклар катнашуында ачык бәйге буенча документлар кабул ителә. Гариза тапшыруының тәмамлану вакыты 2015 елның 28 октябренә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International