«Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча гаммәви консультацияләр уздырыла
2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча гаммәви консультацияләр уздырыла.
Закон проектында салым салуның патент системасы кулланыла ала торган эшкуарлык төрләрен киңәйтү күз уңында тотыла.
Эшчәнлекнең кайбер төрләре буенча шәхси эшкуар эшчәнлегенең физик күрсәткече берәмлегенә карата потенциаль ихтимал булган еллык керем алуның күләмен арттыру, димәк, нәтиҗә буларак, түләнергә тиешле салымны да арттыру күздә тотыла.
Татарстан КУЭ Корпорациясенең җәлеп ителгән “зонтик” поручительлекләре саны буенча Рәсәй төбәкләренең беренче унлыгына керде. Ел башыннан республиканың кече һәм урта бизнесы 500 млн сум алды.
Җәйнең беренче аенда 2025 елга 20 млн сумнан артык керем аркасында патентка хокукларын югалткан күпчелек ШЭ салым салу объектын арткы сан белән алыштырырга өлгерә.