2016 елның 29 апрелендә видеоконференция форматында Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршында Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем җитәкчесе, Тышкы икътисадый банк Рәисе урынбасары Ирина Макиева рәиселегендә үткән әлеге чарада моношәһәрләр исемлеген актуальләштерү һәм «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы эшчәнлеге кысаларында моношәһәрләрдә инфраструктура объектларын уртак финанслауга гаризалар әзерләү сораулары каралды.