Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар-март айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы әзерләнде.
2016 елның гыйнвар-март айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2нче урын) һәм Түбән Кама (3нче урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.
2016 елның гыйнвар-март айлары өчен рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Теләче (+8 позиция) һәм Ютазы (+4 позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсеш темплары артуы һ.б.
Рейтингта Чистай (-8 позиция), Яшел Үзән, Минзәлә һәм Алексеевск (-5әр позиция) муниципаль районнарының рейтингтагы урыннары начарланды. Әлеге тискәре үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең артуына, кулланышка тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы һәм салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсеш темплары кимүенә бәйле.