Бүген ТР Икътисад министрлыгында кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре чакырылган семинар-киңәшмә узды. Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (алга таба – Фонд) генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Фонд тарафыннан оештырыла торган конкурслар турында җентекләп сөйләде.
Чарада 200дән артык эшкуар катнашты.
Фонд тарафыннан оештырыла торган конкурслар турында тулырак мәгълүматны сайтта табарга була.