Икътисадый үсеш министрлыгында милли чемпионнар өчен ментор программасын тикшерделәр

2016 елның 30 сентябре, җомга

Статс-секретарь – РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев югары технологияле компанияләр - милли чемпионнар өчен ментор программасын эшләтеп җибәрүгә багышланган киңәшмә үткәрде.

Министр урынбасары  игътибарны «Югары технологияле хосусый компания-лидерларга ярдәм» проектының шактый амбициоз булуына юнәлтте, аны гамәлгә ашыру 2020 елга Россиядә 10нан да ким булмаган санда югары технологияле хосусый компания формалаштыруга юнәлдерелгән. Әлеге компанияләрнең һәрберсенең сату күләмнәре - 500 млн  доллардан да ким булмаска, ике компаниянеке 1 млрд  доллардан да ким булмаска тиеш.

Киңәшмәдә катнашучылар шуны билгеләп үттеләр: тиз үсә торган компанияләр өчен менторлык идеясе бик мөһим булып тора, һәм хәзер әлеге программаны формалаштыру ысулларын тикшерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International