2023 елның 1 сентябреннән «Россиянең күренекле эшкуарлары мирасы» III Бөтенроссия эшкуарлык тарихы конкурсына гаризалар кабул ителә башлады.
Төрле масштабтагы бизнесны кооперацияләү чарасы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Эшкуар йортында узды. Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «КУЭ корпорациясе» АҖ һәм «ЦКР ИННОКАМ» АҖ тора.
Россиянең әйдәп баручы сәнәгать компанияләре 2023 елның 9-13 октябрендә «Иннополис» МИЗ мәйданчыгында бизнес-процессларның нәтиҗәлелеген арттыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Беренче ике форумда 1000гә якын кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты. Чаралар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ике атналык бушлай программа Татарстан эшкуарларын Яндекс.Маркет маркетплейсында товарларны алга этәрергә өйрәтәчәк.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан эшкуарларының дус илләрдәге халыкара күргәзмәләрдә катнашуын финанслауга гаризалар кабул итүен дәвам итә.
Санкт-Петербургта 2023 елгы Бөтенроссия контроль органнары форумында контроль (күзәтчелек) гамәлгә ашыру буенча төбәкләрнең беренчел рейтингы игълан ителде. Татарстан Республикасы лидерлар өчлегенә керде.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Минем игелекле бизнес» Бөтенроссия конкурсына гариза бирү кампаниясенең башланып китүе турында игълан итте. Дәүләт идарә университеты, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән, социаль эшкуарлык һәм СЮ КО өлкәсендә «Минем игелекле бизнес» Бөтенроссия проектлар конкурсын үткәрүе турында игълан итте. Региональ этапка гаризалар «Минем бизнес» үзәге тарафыннан 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Комиссиядә Министрлыкның өч хезмәткәренә карата керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү материаллары каралды. Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча яллаучы вәкиленә бер хезмәткәрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны тәкъдим итәргә карар кабул ителде. Ике граждан хезмәткәренә киләчәктә коррупциягә каршы закон таләпләрен төгәл үтәүне күрсәтергә һәм керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүматны Методик тәкъдимнәргә төгәл туры китереп тапшырырга кирәк.
«Минем бизнес» үзәгендә Татарстан Республикасында эшкуарлык климатын яхшырту планын әзерләүгә багышланган стратегик сессия узды. Оештыручылар булып «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы чыгыш ясады.
Октябрьдә Татарстан хатын-кызлары иң көчлеләрдән белем ала алачак. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Хатын-кыз эшкуарлыгы» түләүсез белем бирү программасын башлап җибәрә.