Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырышта республика министрлыклары вәкилләре, шулай ук Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов катнашты. Эшче төркем утырышы кысаларында катнашучылар Татарстан хезмәт базарындагы агымдагы вәзгыятьне, республика предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар белән тәэмин ителеше тенденцияләрен һәм алып барыла торган эшне карадылар.
- Кадрлар белән тәэмин ителеш икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү факторларының берсе булып тора. Шуңа күрә предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре республика министрлыклары игътибарының даими фокусында булырга тиеш, - дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.