Татарстан күрсәтелгән дәүләт финанс ярдәме күләме буенча ТОП-2 регион арасында

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Дәүләт финанс ярдәме күләме буенча төбәкләр рейтингын федераль Икътисад министрлыгы тәкъдим итте.

Россиядә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен бизнеска финанс ярдәме инфраструктурасы — дәүләт микрофинанс оешмалары (ГМФО) һәм региональ гарантия оешмалары (РГО) эшли. ГМФО микрозаймнарны ташламалы шартларда бирә. Кредитлар өч елга кадәр 5 млн сумга кадәр бирелә. РГО залог тәэмин ителеше җитмәгәндә кредит суммасының 70% ка кадәр гарантияле ярдәм күрсәтә.

Татарстанда бизнеска ярдәм институтлары республика Икътисад министрлыгы инфраструктурасына кертелгән – бу төбәкләрдәге Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Гарантия фонды.  

2024 елда Татарстанның 900гә якын эшкуары 2,3 млрд сумлык ташламалы дәүләт финансларын җәлеп иткән, бу республикага дәүләт микрофинанс оешмалары аша микрозаймнар бирү күләме буенча 2 урынны алырга мөмкинлек биргән. Беренче урында – Краснодар крае (2,5 млрд.сум), лидерлар өчлеген Ростов өлкәсе йомгаклый (2,2 млрд.сум). 

Узган ел шулай ук 700дән артык бизнесмен ТР Гарантия фондының 4,1 млрд.сумлык поручительлекләреннән файдаланган, бу аларга бизнесны үстерүгә 9,8 млрд.сум күләмендә заем финансларын җәлеп итәргә ярдәм иткән. Татарстан илнең ТОП-10 төбәге исемлегенә керде һәм төбәк гарантия оешмалары йөкләмәләре буенча җәлеп ителгән финанслау күләме буенча сигезенче урынны алды. 

Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча күрсәтелде, ул 2025 елдан «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» яңа илкүләм проекты составына керде.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру чорында бизнеска ярдәм итүнең системалы финанс инструментлары төзелде, алар үзләренең нәтиҗәлелеген һәм ихтыяҗын күрсәтте. Финанс инструментларының бердәм линейкасы тармакка, предприятиенең күләменә, эш срогына карап бизнесның төрле категорияләре ихтыяҗларына җавап бирә. Шундый инструментларның берсе – дәүләт микрофинанс һәм төбәк гарантия оешмаларына ярдәм итү: алар бөтен ил буенча КУЭ өчен кредит акчаларына тигез мөмкинлек тәэмин итеп кенә калмыйча, яңа гына эшли башлаган эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә дә мөмкинлекләр ача»,- дип хәбәр итте Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак.

Заемнарны илнең 88 төбәгендә 140 дәүләт микрофинанс оешмасында алырга мөмкин, поручительлекләрне — барлык төбәкләрдә 91 төбәк гарантия оешмасында.

«Микрофинанс оешмалары аша узган ел эчендә бизнес 56 млрд.сумнан артык күләмдә 26 мең микрозайм алган. Шул ук вакыт эчендә бизнеска төбәк гарантия оешмаларының 17 меңнән артык поручительлеге бирелгән, бу эшкуарларга 392 млрд.сум заем акчалары алырга мөмкинлек бирде», – дип белдерде Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников.

«2024 елда микрозаймнар буенча уртача ставка 7,4% тәшкил итте, бу уртача еллык төп ставкадан ике тапкырга кимрәк. Шул ук вакытта финанс инструментларына тигез керү төрле категориядәге эшкуарлар өчен ташламалы ставка һәм киметелгән киртәләр хисабына гына түгел, бәлки географик яктан һәркем файдалана алырлык булу хисабына да тәэмин ителә. Без финанс ярдәменең Россия субъектындагы КУЭ санына карап төбәкләр буенча тигез бүленүен күрәбез»,- дип билгеләп үтте РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International