Татарстан эшкуарларын «ГОСЗАКАЗ» күргәзмәсендә катнашырга чакыралар

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елның 23-25 апрелендә Санкт-Петербург шәһәрендә «ЭКСПОФОРУМ» конгресс-күргәзмә үзәгендә «ГОСЗАКАЗ» XX Бөтенроссия форум-күргәзмәсе узачак.

Форум кысаларында ВЭБ.РФ стенд оештыра, анда түбәндәге юнәлешләр буенча җитештерелә торган продукцияне күрсәтергә әзер КУЭ субъектларын урнаштыру планлаштырыла: 

- яңа материаллар һәм химия;

- хезмәт җитештерүчәнлеген автоматлаштыру һәм арттыру;

- гражданлык билгеләнешендәге пилотсыз очкычлар;

- медицина техникасының импортын алыштыру.

ВЭБ.РФ  стендында катнашу бушлай. Экспонатлау җитештерелә торган продукцияне дәүләт һәм муниципаль заказ вәкилләренә, шулай ук дәүләт компанияләре сатып алучыларына тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Хәзер форум чарасында катнашырга теләгән компанияләрдән гаризалар җыела.

Элемтә өчен: Ковалева Светлана Борисовна, тел.: 8 800 100-11-00, эчке: 449, эл.почта адресы: skovaleva@corpmsp.ru

Экспортка юнәлтелгән эшкуарлар өчен башка мөмкинлекләр турында Татарстан Республикасы Эшкуарларга ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәгендә телефон аша белергә мөмкин:  8(843)222-90-60.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International