ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә, Ritz Carlton кунакханәсе мәйданчыгында, өч еллык тәнәфестән соң Бөтендөнья икътисадый форумының (БИФ) күчмә сессиясе уздырылды, бу форум һәр кыш саен Швейцариянең Давос шәһәрендә глобаль эшлекле элитаны җыя.

 


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” XII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Бу чара Казанның “Корстон” комплексында узды. Тантана бию коллективлары катнашында театральләштерелгән тамаша белән ачылды.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр һәм Күзәтүчеләр советларының киңәйтелгән утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

 

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында 2016 елның  8 декабрендә  2016 елда Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын тормышка ашыруга нәтиҗәләр ясау һәм 2017 елда аны алга таба үстерү планнарын төзү  буенча еллык конференция үтте.

 


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасының яңа резиденты – яңа «Алабуга» сервис металл үзәге нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты.

Чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников, "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында махсус төзелгән   «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге 2016 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе төбәкләрендәге экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтүне координацияләү үзәкләре рейтингында 1нче урынны алды. Шулай итеп, Татарстан Республикасы  кече һәм урта эшкуарлык  субъектларының экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү буенча Россиядә иң яхшысы дип табылды.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы «Алабуга» МИЗның яңа резидентлары: «СМЦ Алабуга» һәм «ГИС Нефтесервис» проектларын карады. Яңа җитештерүләргә инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сумнан артык.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

 


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казан ярминкәсе мәйданчыгында  «Инновацияле машина төзелеше технологияләре, җиһазлар һәм материаллар - 2016»  Халыкара фәнни-техник конференциясе һәм «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 16нчы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Кече һәм урта предприятиеләрнең инновацияле эшләнмәләре» секциясе узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International