ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Конгресс-залында 2016 елның 15 декабрендә ел саен үткәрелә торган  «Ел экспортёры» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды. Нәтиҗәләр экспорт эшчәнлеге өлкәсендә 2016 ел йомгаклары буенча ясалды.

 

2016 елның 15 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үз эшеңне ачу һәм алып бару буенча бушлай «Бизнес Десант» белем бирү семинары оештырды. Чарада 300дән артык эшкуар катнашты. Чара быел ноябрь-декабрь айларында Татарстанның һәр муниципаль районында уздырылган һәм 2000нән артык кешене җыйган  семинарлар сериясенә йомгак ясау буларак үтте.

 


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Санкт-Петербург шәһәрендә, «Точка Кипения» мәйданчыгында, Россия Федерациясе төбәкләренең «Форсайт-навигация 2017»не үткәрү хокукына оештырылган конкурста үз проектларын яклау буенча сессия уза.

 

Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты һәм Төркия-Татарстан эшлекле форумында катнашты.
 

Бүген иртән иртүк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкара шәһренең «Эсенбога» халыкара аэропортына килде.
Татарстан Республикасы Президентының Төркия Республикасына эш сәфәре программасында «Хәят» холдингы, «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы, «ERG Insaat» төзелеш компаниясе һәм «Төркия һава юллары» авиакомпаниясе вәкилләре белән очрашу. 

Төркия Республикасы эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Мостафа Кемаль Ататөрк мавзолеендә булды һәм хәзерге Төркия Республикасына нигез салучыга чәчәк бәйләме салды.

 

Бүген Казан шәһәре Думасының XII сессиясе булды. Бу чара Казан Ратушасында узды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

 


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казан шәһәре Думасының XII сессиясе булды. Бу чара Казан Ратушасында узды.

 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында EuroSkills 2016 чемпионаты җиңүче-призерлары, спортчылар һәм республиканың яшь активчылары белән очрашты.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева да катнашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң «Татэнергосбыт» АҖ идарәсенең һәм клиентларга хезмәт күрсәтү үзәгенең яңа бинасында (Казан, Павлюхин ур., 110в) булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International