Россия Икътисадый үсеш министрлыгында узган конференциядә идарәче кадрларны әзерләү сорауларын тикшерделәр

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында 2016 елның  8 декабрендә  2016 елда Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын тормышка ашыруга нәтиҗәләр ясау һәм 2017 елда аны алга таба үстерү планнарын төзү  буенча еллык конференция үтте.

Чарада Татарстан  Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү һәм икътисад өчен кадрлар әзерләү секторы мөдире Наил Мадиев катнашты.

Конференциядә катнашучылар  Россия предприятиеләрен реформалау процессына булышуга, кече бизнес һәм эшкуарлыкны үстерүгә, һәм шулай ук яшь җитәкчеләргә профессиональ үсеш ягыннан ярдәм итүгә караган актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International