Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү буенча Россиядә иң яхшысы дип табылды

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында махсус төзелгән   «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге 2016 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе төбәкләрендәге экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтүне координацияләү үзәкләре рейтингында 1нче урынны алды. Шулай итеп, Татарстан Республикасы  кече һәм урта эшкуарлык  субъектларының экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү буенча Россиядә иң яхшысы дип табылды.

Бу турыда Омскида үткәрелгән «Россия Федерациясе субъектларында кече һәм урта предприятиеләрне нәтиҗәле үстерү факторы буларак тышкы икътисадый эшчәнлек» дип аталган IV Халыкара конференциядә билгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International