Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар – ноябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше рейтингы әзерләнде.
2016 елның гыйнвар – ноябрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.
Рейтинг белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы сайтының «Фаразлар һәм социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре» бүлеге «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.