Артём Здуновка «Яңарыш» фондының рәхмәт хаты тапшырылды

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елның 6 декабрендә 2016 елның иң яхшы җитәкчеләрен котлау тантанасында Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здуновка Татарстанның изге урыннары – Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызуга керткән шәхси өлеше өчен  «Яңарыш» Республика фондының рәхмәт хаты тапшырылды.

«Бу - безнең тарих. Тарихны безгә кадәр дә тудырдылар, без дә тарих тудырабыз. Барлык татарстанлыларга да игелекле эшләре өчен бик зур рәхмәт. Сез безнең өчен үтәп булмаслык бурыч-максатларның булмавын тагын бер кат расладыгыз», –  диде ТР Дәүләт Киңәшчесе, Фондның җитәкчесе Минтимер Шәймиев рәхмәт хатлары тапшыру тантанасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International