Яков Геллер «Ел җитәкчесе - 2016» бүләгенә лаек булды

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

2016 елның 26 декабрендә Казанда «Корстон» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында 2016 елның яхшы җитәкчеләрен котладылар. Татарстан Президенты «Ел җитәкчесе - 2016» конкурсының 9 номинациясе буенча лауреатларга дипломнар һәм мактау билгеләре тапшырды.

 «Фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм проект эшләрен гамәлгә керткән өчен» номинациясендә «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Яков Геллер җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International