Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары булган эшкуарларга ярдәм итү максатларында 1 млрд сум акчаны бүләчәк

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөтәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча төзелгән, ТР икътисад министры Артем Здунов җитәкчелегендәге эшче төркем операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары булган эшкуарлар белән икенче очрашуын үткәрде.

Эшкуарлар, кичектергесез сорауларын хәл итү өчен, Татарстан Респрубликасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОда  операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары булган эшкуарларга ярдәм итү өчен булдырылган махсус программа буенча микрозаймнар ала алалар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча әлеге максатларга 1 млрд сум акча күчерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International