РФ Дәүләт Думасына Россия иктисади үсеш министрлыгы әзерләгән «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен хезмәтләр, эшләр, товарлар сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 623906-6нчы федераль закон проектына төзәтмәләр кертелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
2016 елның 28 декабрендәге «Россия Федерациясенең Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 469-ФЗга ярашлы Федераль законы белән торак законнарының кайбер актларына, шул исәптән дәүләт торак күзәтчелеген алып баруга кагылышлы положениеләргә үзгәрешләр кертелде.
2001 елның 8 августындагы «Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт теркәве турында» 129-ФЗ Федераль законга ярашлы үзгәрешләр кертелде.
Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО экспортны яклау үзәге экспортка юнәлтелгән кече һәм урта бизнес вәкилләрен «Экспорт эшчәнлеген хокуклар белән тәэмин итү» курсы буенча Россия экспорт үзәге белем бирү проекты кысасында укырга чакыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Комсомольск-на-Амуре шәһәрен комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча край Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Волков башлыгында Хабаровск крае делегациясе белән очрашу булды.
«КАМАЗ» Сәнәгать акционерлык җәмгыятенең (ПАО) фәнни-техник үзәге территориясендә 2017 елның 23 гыйнварында фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм итү Фондының генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник һәм «Фәнни-техник информация үсеше» конкурсында проект-җиңүчеләре катнашында киңәшмә булды.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды» НО Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге «Экспорт эшчәнлеген документлар белән тәэмин итү»курсы буенча Россия экспорт үзәгенең белем бирә торган проекты кысасында кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспортка юнәлтелгән вәкилләрен укырга чакыра.
Бүген Россиядә һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында модернизациягә һәм инновацияләргә нәтиҗәле идарә турында лекция укыды.