Казанда Эшмәкәрләр йорты булачак

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген Казан ратушасында «түгәрәк өстәл» эш режимында Эшмәкәр йортын төзү концепциясе каралды.

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов эшмәкәрләргә республикада Эшмәкәрләр йорты төзү концепциясен, аны урнаштыру өчен сайланган бинаны һәм шулай ук бурычларны хәл итүнең һәм күрсәтелүче хезмәтләрнең планлаштырылган спектрын тәкъдим итте. Объект шулай ук 2017 елда эшмәкәрлекне яклау чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан субсидияләр алуга регионнарны сайлау конкурсында республиканың катнашу нәтиҗәләре буенча җәлеп ителгән Россия Икътисади үсеш министрлыгы ягыннан федераль финанслар катнашында  төзеләчәк.

Чараның максаты «баш миен штурмга алу» форматында беренче чираттагы бурычларны, эшмәкәрлек проблемаларын һәм таләпләрен  ачыктан-ачык карау булды һәм  бизнесны яклау инфраструктурасының яңа объекты аларны хәл итүгә , аларның позициясен һәм мәнфәгатьләрен аңлауга юнәлтелергә тиеш.

Мәсәлән, Эшмәкәрлек йорты бер яктан үзенә бизнеста таләп ителгән хезмәтләр һәм сервислар: дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне, эшмәкәрләр берләшмәләрен һәм эшмәкәрлекне яклау инфраструктурасы оешмаларын, укытуны, халык судын, почта хезмәтләрен һәм башкаларны берләштерергә тиеш. Икенче яктан аның территориясендә бизнес куллана ала торган коворкинг зонасы, уку заллары һәм сөйләшү бүлмәләре булдырылачак.

Аралашу тере диалог режимында узды, чарада һәр катнашучы төзеләчәк объект функцияләре һәм мөмкинлекләре буенча  үз фикерен җиткерә алды.

Аерым алганда, эшмәкәрләр әлеге мәйданчыкны эшмәкәрләр очрашуларын оештыру, клубны эшләтү өчен куллануны тәкъдим итте, чөнки бүгенге көндә андый бердәм мәйданчык юк һәм шулай ук аның кысасында  иң яхшы практикларны күрсәтеп, эшмәкәрләр музее булдыру турында уйларга кирәк.

Аралашу нәтиҗәләре буенча актив эшмәкәрләр катнашында эш төркеме төзү турында карар кабул ителде һәм ул бер ай эчендә төзеләчәк Эшмәкәрлек йорты өчен техник бурычны эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International