Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы операцион эшчәнлеген туктаткан банклар клиентлары – эшмәкәрләр өчен «Тотрыклылык» ташламалы программасы буенча микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фонды» НО эш графигы үзгәрү турында хәбәр итә. Микрозаймнар бирүгә гаризалар кабул ителә: дүшәмбе - җомга 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә 8.00дән 17.00гә кадәр, якшәмбе – ял көне. Телдән мөрәҗәгать итүче эшмәкәрләр өчен «Кайнар линия» (843) 524-90-90 – көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
«Тотрыклылык» ташламалы программасы буенча микрозаймнар эшмәкәргә – операцион эшчәнлеген туктаткан банк клиентларына беренче 12 айда төп бурыч буенча элек төзелгән гражданлык-хокук килешүләре буенча түләүгә, хезмәткәрләргә хезмәт хакы бирүгә, салымнар, башка мәҗбүри түләүләр буенча түләүләргә, предприятиенең түләүгә сәләтен һәм эшчәнлеген торгызу өчен әйләнеш акчасын каплауга бирелә. Махсус программа буенча микрозаймның процент ставкасы елына 5% тәшкил итә.
Микрозайм суммасы 300 000 сумга кадәр булганда бизнес ияләренең бары поручитель булуы гына таләп ителә.
Микрозайм суммасы 300 000 сумнан 600 000 сумга кадәр булганда микрозайм суммасының 50%ы кадәр «Татарстан Республикасы Гарантия Фонды» НОның поручительлеге таләп ителергә мөмкин.
Микрозайм суммасы 600 000 сумнан артса, бизнес тотучыларның поручительлеге, күчемсез һәм күчә торган милек залогы таләп ителә. Залог җитмәсә, «Татарстан Республикасы Гарантия Фонды»НОның займ суммасының 50% күләмендә поручительлеге таләп ителергә мөмкин.
«Тотрыклылык» махсус программасы буенча микрозайм алу өчен документлар исемлеге белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының (mert.tatarstan.ru) сайтында һәм «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау Фонды» НО сайтында танышырга була (http://fpprt.ru/programmyi-fonda/programma-stabilnost/).