Рөстәм Миңнеханов: Республика партнерлык банкингы принципларында уртак проектларны гамәлгә ашырганда чит илләр инвесторлары белән хезмәттәшлек өчен ачык

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы президенты Бандар Хәҗәр белән очрашу кысаларында партнерлык банкингы системаларын Ислам законнарының тиешле нормаларына һәм таләпләренә туры китерү мәсьәләләре турында фикер алышты.  
«Без Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы арасындагы багланышларны ныгытуга юнәлгән Ислам үсеш банкы төркеме белән үзара хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Ислам үсеш банкы белән безне күркәм мөнәсәбәтләр бәйли. Элеккеге Президент, хөрмәтле Әхмәд Мөхәммәд Али Әль Мәдәни берничә мәртәбә Татарстанда булды», – диде Рөстәм Миңнеханов: «Үткән елның маенда Казанда Әль Мәдәни әфәнде «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашты, бу төркемне Россия Федерациясе  Президенты кушуы буенча мин җитәклим. 2015 елда без бергәләп аның белән Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина белән очраштык. Ислам үсеш банкы Татарстандагы Россия ислам университетына финанс ярдәме күрсәтә, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзәрате, «Ак Барс» банкы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы белән хезмәттәшлек итә. Ислам үсеш банкы ярдәме белән ел саен Казанда «Россия – Ислам дөньясы: "KazanSummit" халыкара икътисадый саммиты уздырыла. Сезне саммитның 18-20 майда уздырылачак утырышына чакырам».
"Хәзерге вакытта Ислам үсеш банкы белән Россия Федерациясеннән 4 банк хезмәттәшлек итә", - диде Бандар Хәҗәр әфәнде: "Россия ягы безне үзара файдалы хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләре турындагы мәгълүмат белән тәэмин итсә, без рәхмәтле булыр идек. Ел саен Ислам үсеш банкы бөтен дөнья буйлап 5 миллиард АКШ доллары күләмендә инвестицияләр кертә. Россиядә һәм Татарстанда да кызыклы проектлар бардыр, аерым алганда, безнең банк «KazanSummit»ка чакырулы һәм безнең вәкилләр анда катнашачак». 
Очрашу барышында яклар Татарстан һәм тулаем Россия икътисады өчен Ислам яисә партнерлык банкингын үстерүнең арта баручы әһәмиятен билгеләп үттеләр.    
«Россиядә бу юнәлеш бөтендөнья практикасыннан әлегә артка калып бара, җитәрлек динамикасы да юк. Шул ук вакытта бу эш рәвеше белән кызыксыну күзәтелә. Безнең республика илдә Ислам финанславы буенча сынау мәйданчыгы булып тора. Татарстан инициативасы буенча РФ Үзәк банкы тарафыннан Партнерлык банкингы буенча эш төркеме төзелде. Бүген республика Ислам үсеш банкы белән бу юнәлештә хезмәттәшлеккә ачык», - диде Рөстәм Миңнеханов.   
Аннары Ислам үсеш банкы вәкилләре банкның финанс эшчәнлеге юнәлешләрен тәкъдир иттеләр.   
Очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты Ислам үсеш банкы президенты Бандар Хәҗәргә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында Казанга килергә чакырды.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International