ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Зеленодольск» Сәнәгать мәйданчыгы» инвестиция проектын гамәлгә ашыру барышын карау буенча киңәшмә уздырды.

 

Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасында( Мәскәү шәһәре) 2017 елның 25 апрелендә интеллектуаль милекне саклау кебек актуаль мәсьәләгә багышланган «Интеллектуаль милек – XXI гасыр: «Инновацияләр: тормыш дәрәҗәсен яхшырту»га багышланган X Халыкара форумы эшли башлады.

 


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2008 елның 26 декабрендәге  «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хокукларын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә, шулай ук  «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Приоритет программасына ярашлы рәвештә, 2017 елдан федераль контроль-күзәтчелек органнары һәм аларның территориаль бүлекчәләре квартал саен үзләренең хокуклардан файдалану  практикасын халыкка җиткерергә тиеш булачак.

 

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Карачаево-Черкесия Республикасы делегациясе белән очрашу булып, аның составына  Карачаево-Черкесия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Косенков Вячеслав, Карачаево-Черкесия Республикасы икътисади үсеш министры Накохов Алий, Карачаево-Черкесия Республикасы икътисади үсеш министры урынбасары Гапов Мурат, Карачаево-Черкесия Республикасы икътисади үсеш министры урынбасары Тамбиев Алий керде.  Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары  Рөстәм Сибгатуллин үткәрде.

 


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгында  «2016 елда   Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2017 елга төп бурычлары турында» темасына Коллегия утырышы булды. Утырыш кысасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады. Пленар дискуссия спикерлары - Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина чыгыш ясады.

 

2008 елның 26 декабрендәге  «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хокукларын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә, шулай ук  «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Приоритет программасына ярашлы рәвештә, 2017 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен халык катнашында карау булачак. Чара уздыру урыны: Казан Федераль Университетының Икътисад һәм финанс институты актлар залы (Казан шәһәре, Бутлеров ур., 4нче йорт).

 


21
апрель, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтә буенча Агентлык» ДУП (алда - «Дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП) белән бергә атна саен түбәндәге темалар буенча уку семинарлары уздыра.

 

Бүген, 21 апрельдә Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгында Татарстан Республикасындагы инвестицион климатны яхшырту  һәм Россия Федерациясе субьектларында инвестицион торыш Илкүләм рейтингының иң яхшы практикларын үзләштерү буенча Проект офисының утырышы булды.            

 

Красноярск икьтисади форумының төп эш көне программасының мөһим вакыйгасы булып «Россия икьтисады: көн тәртибе 2017-2025» пленар утырышы торды. Сәламләү сүзе белән форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм Красноярск крае Губернаторы Виктор Толконский мөрәҗәгать итте. Дискуссиядә «Стратегик разработкалар Үзәге» фонды Советы рәисе Алексей Кудрин,  Россия  Федерациясе Икьтисади үсеш министры Максим Орешкин,  Пермь крае Губернаторы вазифасын башкаручы Максим Решетников катнашты.

 

Бүгенге көндә  гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге  компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International