Вкладлар буенча түләүләр һәм башка документлар турында гаризалар кабул итү, шулай ук түләүләр АСВ исеменнән эшләүче һәм аның исәбеннән банк-агент сыйфатында Сбербанк ПАҖ аша 2017 елның 12 маеннан алып барыла.
Бүген Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фондыныӊ социаль өлкәсендә инновацияләр Үзәгендә Татарстан Республикасы социаль хезмәтләр белән тәэмин итү Реестрына керергә теләгән коммерция булмаган оешмалар вәкилләрен укыту өчен «Социаль проектлар һәм социаль проектлар белән идарә итү» профессиональ программасын тантаналы ачу булды.
Бүген «Корстон» ГТРК мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммит кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эш төркеменең директорлар Советы Рәисе Вахит Йылдырым башлыгында Гебзе Оештырылган сәнәгать зонасы делегацисе (Төркия) ( алда – Гебзе ОПЗ), шулай ук Россия Федерациясендә эшчәнлек алып баручы зур банклар (Денизбанк, Ишбанк, Япы Креди Банк, Зираат банк һәм Кредит Европа банк) вәкилләре делегациясе белән очрашуы булды.
Татарстан Республикасы үрнәгендә без ислам бизнесы белән гамәли яктан багланышлар механизмын көйләргә омтылабыз. Бу процесста мөһим рольне KazanSummit үти. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында хәбәр итте.
«Алабуга» (ОЭЗ) аерым икътисади зонасы эксперт советы ОЭЗ резиденты статусын алуга исәп тотучы өч компания проектын хуплады. Яңа производство төзүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 650 миллионнан артык сумма тәшкил итә.
РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2017 елның 10 маенда «Аерым икътисади зона төзү критерийларына үзгәрешләр кертү турында» Карарга кул куйды. Документ РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан кертелгән.
2017 елда «Җиһазлар лизингын үстерү: МСП субъектлары чыгымнарын субсидияләү («Лизинг-грант»)» чарасы Татарстан Республикасының алты моношәһәрендә гамәлгә ашырылачак: Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зеленодольск, Чистай һәм Менделеевск.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Әңгәмә темасы Россиядә партнерлык финанславын үстерү мәсьәләләре иде.
2017 елның 13еннән 18 майга кадәр Мәскәүдә 20 регионнан операторлар программасы вәкилләре катнашкан Россия экспорт үзәге (РЭЦ) Белем бирү программасының булачак тренерлары өчен чираттагы сессиясе булып узды.
"Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында бүген беренче кат «RUSSIA HALAL EXPO» күргәзмәсе уза. Әлеге күргәзмә "Корстон" КСКК мәйданнарында урнашты.