2017 елда «Җиһазлар лизингын үстерү: МСП субъектлары чыгымнарын субсидияләү («Лизинг-грант»)» чарасы Татарстан Республикасының алты моношәһәрендә гамәлгә ашырылачак: Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зеленодольск, Чистай һәм Менделеевск.
«Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үсеше программасын гамәлгә ашыру үзәге» (алда – «ЦРПП МСП РТ» ГКУ) дәүләт казна учреждениесендә 2017 елның 22 маеннан конкурс сайлавында катнашырга теләгән лизинг компанияләре, лизинг алучылар һәм моношәһәрләр өчен «Лизинг-грант» чарасы кысасында субсидия алу буенча конкурс сайлавында катнашуга документлар кабул итү башлана.
Документлар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомгада 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр Мәскәү вакыты белән түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре,
Мәскәү урамы, 55нче йорт, (ТР Гарантия фонды ягыннан керергә). Телефон: (843) 236-04-83.
Моношәһәрләр өчен «Лизинг-грант» чарасы шартларына ярашлы рәвештә күрсәтелгән программа кысасында дәүләт ярдәме алуга исәп тоткан лизинг компанияләре, лизинг алучылар түбәндәге шартларга ярашырга тиеш:
а) Россия Федерациясе резиденты статусы булу;
б) төп әшчәнлек төре буларак финанс арендасына (лизинг) милек бирү документларында күрсәтү;
в) эшмәкәрлек субьектларына финанс арендасына (лизинг) милек бирү өлкәсендә өч елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе булу;
г) эшмәкәрлек субьектлары белән финанс арендасы (лизинг) килешүләре портфеле булу, эшмәкәрлек субьектлары белән эшнең махсус технологияләре (программалар) булу;
д) лизинг алучы – эшмәкәрлек субъектының финанс торышын раслаган бәяләү методикасы булу;
е) соңгы хисап датасына чиста активлар бәясенең уңай зурлыгы ( Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының 2014 елның 28 августында расланган «Чиста активлар бәясен билгеләү тәртибен раслау турында» 84н карары белән расланган методикасы буенча);
ж) соңгы хисап датасына 40 млн. сумнан да ким булмаган чиста активлар бәясе зурлыгы булу
(Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының 2014 елның 28 августындагы «Чиста активлар бәясен билгеләү тәртибе турында» 84н әмере белән расланган методикасы буенча), яисә соңгы хисап датасына устав капиталыныӊ 15 млн. сумнан ким булмаган зурлыгы, яисә банк опрацияләре алып баруга гамәлдәге лицензиясе булган кредит оешмалары лизинг бирүченең устав капиталында илле проценттан зуррак өлеше катнашуы.
Әлеге таләпләргә ярашканда лизинг бирүче «ЦРПП МСП РТ» ГКУ һәм моношәһәр белән информацион аралашу турында өч яклы килешү төзи.
Лизинг компанияләренең аккредитациясен узу өчен кирәкле документлар пакеты:
- бухгалтер хисабы (соңгы хисап датасына);
- оешманың оештыру документлары;
- лизинг алучының финанс торышын бәяләү методикасының расланган документлары булу;
- эшмәкәрлек субьектлары белән төзелгән финанс арендасы (лизинг) килешүләр портфеле булуны раслаган документлар, эшмәкәрлек субъектлары белән эшнең махсус технологияләре (программалар) булу;
- банк операцияләре алып бару өчен гамәлдәге лицензияне (илле проценттан артык лизинг бирүченең устав капиталында катнашу өлеше булган кредит оешмалары).
Лизинг компанияләре, шулай ук конкурс сайлавында катнашучылар игътибарын таләпләргә ярашу турында документлар бирмәгән лизинг компанияләре белән лизинг килешүе төзегән эшмәкәрләрнең конкурс заявкалары каралмаячагына юнәлтәбез.