АСВ «Спурт» (ПАҖ) АКБ кредит оешмасы вкладчыларына иминият кертемнәрен түли

2017 елның 19 мае, җомга

Вкладлар буенча түләүләр  һәм башка документлар турында гаризалар кабул итү, шулай ук түләүләр АСВ исеменнән эшләүче һәм аның исәбеннән банк-агент сыйфатында Сбербанк ПАҖ аша 2017 елның 12 маеннан алып барыла.

Вкладчыларга түләүләрне алу өчен банк-агентка паспортны күрсәтергә һәм шулай ук тиешле формада вкладны каплау турында гариза язарга кирәк. Гариза бланкларын вкладлар буенча каплауны түләүче банк-агентларның структур бүлекчәләрдә алырга була. Вкладларны каплауның иминият түләүләре тәртибе турында гомуми информацияне АСВ кайнар линиясе телефоны аша — 8-800-200-08-05, шулай ук  «АСВ» ГК сайтының   «Вкладларны иминиятләштерү» бүлекчәсендә алырга була.

Татарстан Республикасы территориясендә  «Спурт» (ПАҖ) АКБ вкладчыларына иминият каплауларын түләү буенча Сбербанк ПАҖ агент функцияләре хезмәтен  физик затларга  177 офис һәм шәхси әшмәкәрләргә 16 офис аша  күрсәтә.  Вәкаләтле бүлекчәләр исемлеге  белән биредә яисә Сбербанк ПАҖ кайнар линиясе буенча танышырга була — 8-800-555-55-50.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International