Бүген «Корстон» ГТРК мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммит кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эш төркеменең директорлар Советы Рәисе Вахит Йылдырым башлыгында Гебзе Оештырылган сәнәгать зонасы делегацисе (Төркия) ( алда – Гебзе ОПЗ), шулай ук Россия Федерациясендә эшчәнлек алып баручы зур банклар (Денизбанк, Ишбанк, Япы Креди Банк, Зираат банк һәм Кредит Европа банк) вәкилләре делегациясе белән очрашуы булды.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашырганда икътисади хезмәттәшлекне үстерү, шул исәптән Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Свияжск регионара мультимодаль логистика үзәгенең инвестицион проекты мәсьәләләре каралды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Свияжск регионара мультимодаль логистика үзәге территориясендә Гебзе ОПЗ җитәкчелегендә икьтисади сәнәгать зонасын үстерү максатыннан Татарстан Республикасы, Гебзе ОПЗ һәм кредит учреҗдениеләре арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куелды.