Рөстәм Миңнеханов: KazanSummit ислам бизнесы белән гамәли яктан багланышларны көйләргә ярдәм итә

2017 елның 19 мае, җомга

Татарстан Республикасы үрнәгендә без ислам бизнесы белән гамәли яктан багланышлар механизмын көйләргә омтылабыз. Бу процесста мөһим рольне KazanSummit үти. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында хәбәр итте.

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм чара кунаклары "Корстон" КСКК холлында оештырылган күргәзмәне карадылар. Анда Татарстан предприятиеләре Ислам хезмәттәшлеге илләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәләре турында сөйләделәр, Болгар ислам академиясе, КФУ нигезендәге «Islamica» халыкара координацион үзәге турында хәбәр иттеләр.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов KazanSummit тугызынчы кат уздырылуын ассызыклады. Бер мәйданчыкта төрле илләрдән килгән сәясәтчеләр, бизнесменнар, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, галимнәр, яшьләр җыела. Алар барысы да Россия Федерациясе белән мөселман илләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү яклы.

Татарстан Президенты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Тышкы эшләр министрыгына һәм Дәүләт Думасына форумны оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

"Безгә KazanSummit мәйданы ачыктан һәм ышанып Россия Федерациясендә ислам финанславы перспективалары һәм проблемалары турында сөйләшергә, Россиядә партнерлык банкингын гамәлгә ашыруда пилот төбәк булгарак Татарстан Республикасы тәҗрибәсен тәкъдим итәргә, һәм конкрет инвестиция проектлары турында фикер алышырга мөмкинлек бирә", - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International