2019 елга кәгазь лицензияләрне юкка чыгарырга планлаштыралар

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Кәгазь  лицензияләрдән махсус  электрон реестрларга күчүне «Россия Федерациясендә санлы икътисад» программасы проекты тәкъдим итә һәм ул  2017 елныӊ 1 июненә кадәр расланган булырга тиеш. Күрсәтелгән программа белән мөһим бурыч хәл ителә – ул дәүләт идарәсе системасы база трансформациясе өчен эшләнә — кәгазь эшеннән мәгълүматлы эшкә күчү.

Аерым алганда, программа белән 2019 елдан эшчәнлекнеӊ 50 төре буенча кәгазь лицензияләр бирүне юкка чыгару каралган. Икътисади үсеш министрлыгы «реестр моделенә» күчү өчен «Эшчәнлекнеӊ аерым төрләрен лицензияләү турында» законга үзгәрешләр кертүне әзерли.

Шуныӊ белән бергә лицензия реестрларында информация  юридик мәгънәгә ия булачак. Кирәк булганда аерым хезмәт сыйфатында реестрдан информация күчермә формасында — электрон төрдә яисә кәгазьдә бирелерегә мөмкин.

Шуны билгеләргә кирәк, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кара, төсле металл әзерләүгә, саклауга, яӊадан эшкәртүгә һәм сатуга лицензия бирү өчен махсус бланкта лицензия биргән этапка  кадәр электрон төрдә бирелә иде инде. Электрон хезмәтләр алу өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталыныӊ махсус вкладкасына мөрәҗәгать итәргә кирәк:  https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/select-service/license.

Федераль дәрәҗәдә «реестр моделенә»  күчү  бөтен хезмәтләрне электрон формада  алырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International