2016 ел нәтиҗәләре буенча еллык хисаплар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү игълан ителә

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Рейтинг агентлыгы (РА Эксперты ) 2016 ел нәтиҗәләре буенча еллык хисаплар конкурсында катнашуга заявкалар кабул итә башлый. 

Проектныӊ максаты – узган елда еллык хисапларныӊ  актуаль трендлары һәм иӊ яхшы ел хисаплары дөнья практикалары турында профессиональ аудиториягә төп мәгълүмат бирү.  Катнашуга традицион еллык хисаплар, тотрыклы үсеш турында  /социаль хисаплар, узган 2016 ел өчен эш нәтиҗәләре буенча интеграцияләнгән хисаплар төзегән финанс һәм финанс булмаган институтлар, Россия һәм БДБ илләре сәнәгать компанияләре, бөтен оешмалар чакырыла.

Конкурста катнашу өчен 1 сентябрьгә кадәр  анкета тутырырга һәм  1 октябрьгә кадәр агентлыкта бәяләү өчен еллык хисапныӊ кәгазь версиясен җибәрергә кирәк ( адресы: 127137, Мәскәү, а/я 135 (РАЭКС-Аналитика) яисә Мәскәү, Бумажный проезд, 14нче йорт, 1нче бит,  Федор Жердев өчен).

Конкурсныӊ төп номинацияләре һәм шартлары турында тулырак информация белән  сайтта танышырга була: http://raexpert.ru/project/report/2017/conference/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International