2018 елныӊ 1 гыйнварыннан инвесторлар – физик затлар өчен корпоратив облигацияләр буенча купон табышына салым базасы билгеләүдә яӊа тәртип кертеләчәк. Ярашлы үзгәрешләр күптән түгел Федераль закон белән кабул ителгән Россия Федерациясе Салым Кодексына кертелде.
Мәсәлән, яӊа елдан биш процент пунктына арттырылган облигациянеӊ номиналь бәясенә кушылган Россия Банкы финанслау ставкасыннан артмаган табыш алынганда, 2017 елныӊ 1 гыйнварыннан 2020 елныӊ 31 декабренә кадәр эмитацияләнгән гражданнарныӊ Россия компанияләре облигацияләре буенча алынган табышына салым салынмый.
Бүгенге көндә финанслау ставкасы 9,25% тәшкил итә. Шулай итеп, агымдагы реалияләрдә купоны 14,25%тан артып киткән облигацияләр буенча гына алынган табышка салым салына. Хәзерге вакытта облигацияләрне каплаганда дисконт төрендә алынган табышка да, облигацияләр буенча процент табышына да салым салына.
Яӊалык шәхси инвесторларга салым түләүдән азат ителү исәбенә өстәмә табыш алырга мөмкинлек бирәчәк.
Шуны билгеләргә кирәк, облигация сатып алып акчаны инвестицияләү төренеӊ рискы зур һәм аныӊ зыян китерүе мөмкин. Фонд базарында катнашучылар үз инструментлары табышын гарантияли алмыйлар.
Искәртеп узабыз, облигация – ул облигациянеӊ яисә башка милек эквивалентыныӊ номиналь бәясе срогында каралган облигация чыгаручыдан облигация алып, аны тотуга хокук бирүне ныгыткан кыйммәтле кәгазь. Облигация аны тотучыга облигация бәясенеӊ яисә башка милек хокукыныӊ номиналь бәясеннән фиксацияләнгән процент алуга хокук бирүне дә карый.