ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2017 ел
җомга

Узган сезоннар рейтингында катнашучы компанияләр өчен ТехУспех-2017 рейтингына заявкалар кабул ителә башлады.

 


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 26 июлендәге 189нчы-ФЗ Федераль закон белән административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертелгән, шуларга ярашлы рәвештә вазифаи затлар заказчыларның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен закупкалар алып барганда товарларга (эшләр, хезмәтләр) түләү тәртибен һәм срогын бозганда, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль контрактлар белән каралган аванслауны тәэмин итү буенча бурычлар үтәлмәгәндә аларга 30 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр административ штраф каралган.

 

Россия икътисады 100дән  12 балл җыйды һәм инновацияләр дәрәҗәсе буенча ел рейтингында 35 ил арасында  27нче урынны алды.

 

«Алабуга» аерым икътисади зонасын тәкъдир итү кичә, 2 августта, Шанхайда сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай подкомиссиясе утырышы кысасында булды. Утырышны Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Орешкин һәм Кытай Халык Республикасының  коммерция министры Чжун Шань уздырды. Подкомиссия әгъзалары  «Алабуга» һәм Кытайның зур TEDA аерым икътисади зонасы арасында хезмәттәшлек үсешен яклап чыкты. 
 

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау» НО эшмәкәрләргә 2017 елның октябрендә Кытай Халык Республикасында Россия икътисади роад-шоу уздырылачагы турында хәбәр итә.

 


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2017 елның 9 һәм 11 августында 14.00 сәгатьтә кече һәм урта эшмәкәрлекнең милек инфраструктурасын яклау субъектларын яңадан аккредитацияләү буенча Комиссия утырышы булачагы турында хәбәр итә.

 

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды» НО республика эшмәкәрләренә 2017 елның 12-13 октябрендә Екатеринбург шәһәрендә икътисад, сәнәгать һәм валюта-финанс хезмәттәшлеге буенча Россия-Италия Советы каршындагы кече һәм урта бизнес өлкәсендә хезмәттәшлек һәм сәнәгать округлары буенча Россия-Италия  XXVI утырышы булуы турында хәбәр итә.

 


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Россия Саклык банкы венчур фондының идарәче партнеры Виктор Орловский лекция укыды. Лекция цифрлы икътисад үсеше, шулай ук хәзерге җәмгыятьнең яңа куллану модельләре мәсьәләләренә багышланган иде.

 


28
июль, 2017 ел
җомга

Президент Россия Федерацисясе Президенты  Владимир Путин Россия Икътисади үсеш министрлыгының промторг һәм ФНС белән әзерләгән «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында» Федераль законның 4нче һәм 41нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды.

Федерация Советы Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән   «Инновацион фәнни-технологик үзәкләр һәм Россия Федерациясенең аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын хуплап чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International