ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

Федераль сәнәгать үсеше фондының күзәтчелек советы тарафыннан 2017 елның 30 июнендә сәнәгать өлкәсендә субъектларны яклау буенча программалар расланды: «Конверсия» һәм «Комплектлаучы әйберләр».

 


11
август, 2017 ел
җомга

2017 елның 14 августыннан ТР Икътисад министрлыгында социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерция булмаган оешмаларга (алда – НКО) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс башлана. ТР МКның 2017 елның 4 апрелендәге 640нчы-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә конкурсның гомуми фонды   35,0 млн сум тәшкил итә.

 

2017 елның 21-22 сентябрендә ел саен уздырыла торган  «Киләчәккә караш» эшмәкәрлек үсеше Форумы кысасында, Казан шәһәренең Корстон ГТРКсында  «ExportMe» конференциясе була.

 

Казан (Идел буе) федераль университетында «Социаль эшмәкәрлек» программасы буенча традицион белем циклы тәмамланды һәм ул Татарстан Республикасы социаль өлкәсендә инновацияләр Үзәге белән бергә уздырыла.

 

 «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерция булмаган оешма  (АСИ) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 31 гыйнварындагы 147нче-р күрсәтмәсендә расланган Россия Федерациясе субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм бизнес алып бару процедурасын гадиләштерүнең максатчан модельләрен үзләштерү  кысасында 2017 елның 9ыннан алып 11 августка кадәр  Мәскәү шәһәренең «Кайнау ноктасы» мәйданчыгында биш максатчан модельне үзләштерү тәҗрибәсе белән  уртаклашу буенча семинар-киңәшмә уздырды:

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм ярашлы моношәһәрләр башкарма комитетларының моношәһәрләрдә ТОСЭР төзү һәм булдыру мәсьәләләре буенча комиссиясенә тәкъдим иткән Зеленодольск, Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә әйдәп баручы социаль-икътисади үсеш территориясен (ТОСЭР)  төзүгә заявкалары Россия үсеш министрлыгы тарафыннан хуплау тапты. Утырышны РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский уздырды.

 

Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы партнерлар челтәре  – Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше Стратегиясен гамәлгә ашыру максатыннан фәнни-технологик бурычларны бердәм хәл итү буенча икътисадның реаль секторы компанияләрен төзи. Стратегия Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 1 декабрендәге 642нче Указы белән расланган.

 


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасының экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрен тышкы базарларга Россия агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаруга юнәлтелгән 2017-2018 елларда махсуслаштырылган дегустацион-демонстрацион чаралар исемлеге раслануы турында хәбәр итә.

 


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

«Челны-Агрегат» ЧҖШ һәм «Кама Кристалл Технолоджи» ЧҖШ компанияләре Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе күп профильле муниципаль берәмлекләр территорияләрендә (моношәһәрләр)  төзелә торган әйдәп баручы социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентлары Реестрына кертелде һәм шуңа ярашлы   «Набережные Челны» (алда – ТОСЭР) әйдәп баручы социаль-икътисади үсеш территориясенең 10нчы һәм 11нче резиденты булды. Федераль законнарга ярашлы рәвештә юридик зат аталган реестрга кертелгән датадан башлап ТОСЭР резиденты итеп таныла.

 


8
август, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2017 елның 11 августында 11.00 сәгатьтә утырышлар залында (429нчы бүлмә) Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  коррупциягә каршы тору буенча Комиссиясе утырышы була.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International