Инновацион фәнни-технологик үзәкләр галимнәрне, власть һәм инвесторларны берләштерә

2017 елның 28 июле, җомга

Федерация Советы Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән   «Инновацион фәнни-технологик үзәкләр һәм Россия Федерациясенең аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын хуплап чыкты.

Документ фән, дәүләт власте һәм инвесторларның аралашу һәм хезмәттәшлеге уникаль платформасы – инновацион фәнни-технологик үзәкләр (ИНТЦ) төзү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Закон проектының төп максаты – интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерциализацияләүнең актив стадиясенә күчүне стимуллаштыру. Аерым алганда, закон проекты белән инновацион фәнни-технологик үзәкләр төзү тәртибе раслана, ИНТЦ төзү буенча проектларны гамәлгә ашыруда катнашкан затларның вәкаләтләрен, хокукларын һәм бурычларын билгели, ИНТЦ төзү буенча проектта катнашучыларны стимуллаштыру чараларын, шул исәптән аерым өлкәләрне дәүләт көйләвендә «ташламалар»ны карый.

Федераль законга ярашлы рәвештә ИНТЦ төзү буенча проектлар инициаторы булып расланган критерийларга ярашкан югары белем  мәгариф оешмалары яисә фәнни оешмалар чыгыш ясый ала.

 ИНТЦ идарә моделе ИНТЦ төзү һәм эшләтү буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен фондлар һәм шулай ук ИНТЦ белән идарә итү өчен идарәче компанияләр төзүне карый.

Федераль закон белән 2010 елның 28 сентябрендәге «Сколково» инновацион үзәге турында» 244нче ФЗ Федераль законы белән каралган ярашлы режим буенча ИНТЦ территорияләрендә аерым төр эшчәнлек алып барганда аерым хокукый режимнар карала.

Болардан тыш, Федераль закон белән ИНТЦ территорияләрендә ярашлы өлкәләрдә хокукый көйләүләр үзенчәлеген ныгытучы 14 федераль законга үзгәрешләр кертелә.

Закон чыгаручылар уйлавынча ИНТЦ төзү Россия Федерациясендә фән, техника һәм технологияләрне үстерүнең приоритет юнәлешләрен гамәлгә ашыру өчен стимул булып торачак, фәнни производстволарның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга китерәчәк, дәүләт катнашындагы  коммерция җәлеп итүчән перспектив фәнни һәм фәнни-техник проектларда гражданнар һәм юридик затлар катнашуга мөмкинлекләрне ачачак, интеллектуаль эшчәнлекне коммерциализацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International