Кытайның зур ОЭЗы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм «Алабуга» ОЭЗ хезмәттәшлекне үстерүне карадылар

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

«Алабуга» аерым икътисади зонасын тәкъдир итү кичә, 2 августта, Шанхайда сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай подкомиссиясе утырышы кысасында булды. Утырышны Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Орешкин һәм Кытай Халык Республикасының  коммерция министры Чжун Шань уздырды. Подкомиссия әгъзалары  «Алабуга» һәм Кытайның зур TEDA аерым икътисади зонасы арасында хезмәттәшлек үсешен яклап чыкты. 

«Алабуга» аерым икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев утырыш барышында ОЭЗ тәкъдир итте, шулай ук КДР белән «Алабуга» бердәм проектын төзү проекты турында сөйләде. Әлеге проект аерым икътисади зона инфраструктурасының  алдагы үсешенә стратегик Кытай партнерларын, иң беренче чиратта яңа инвесторларны җәлеп итүне карый. Бу ОЭЗ инфраструктурасының алдагы  үсешенә   8-10 миллиард сумга якын  инвестиция җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. КДР белән бердәм предприятие төзеп, елына гомуми күләме 180млрд.сум инвестициясе булган 60лап Кытай компаниясен җәлеп итүне, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга елына 6 млрд.сум салым кертемнәре кертүне, 8000 эш урыны булдыруны планлаштыра. 

«Кытай  ягы өчен бу проектта катнашу Россия базарына чыгу өчен перспективалы булуы, чимал алуга мөмкинлек ачылуы, шулай ук Россиядә производство оештырырга теләгән Кытай эшмәкәрләре өчен аңлаешлы һәм уңайлы шартлар тудыруы  белән кызыклы булырга мөмкин», — дип ассызыклады Тимур Шаһивәлиев. 

Утырыш нәтиҗәләре буенча Подкомиссия әгъзалары аерым икътисади зоналар мәсъәләләре буенча хезмәттәшлек үсеше юллары аерым билгеләнгән беркетмәне расладылар. Подкомиссия  «Алабуга» ОЭЗ һәм Тяньцзинь икътисади зонасы һәм   TEDA техник үсеш арасында хезмәттәшлек үсешен яклады, үз чиратында  Россия ягы КДР коммерция министрлыгын    «Алабуга»ОЭЗга чакырды.

 «Алабуга»   сәнәгать-производство тибындагы ОЭЗ 2005 елда төзелде. Аның резидентлары булып 63 компания тора. Эшчәнлегенең приоритет юнәлешләре – автомобиль төзелеше, автокомпонентлар, приборлар төзелеше һәм нефтехимия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International